Телләрне алыштыру

 

unescoАльби (якынча 50 мең яшәүче) Тулузадан кала (чама белән 450 мең яшәүче) өченче шәһәр булып тора. Ул аннан төньяк-көнбатышка таба 76 км ераклыкта Көньяк Пиренеи административ регионында урнашкан. Көньяк Пиренеи – Окситанияның тарихи җирләрендә урнашкан хәзерге француз административ регионнарының берсе. Заманында анда окситания теле киң таралган булган.

Альби, нигездә, үзенең тарихи үткәне һәм урта гасырлар тарихи мирасы белән данлыклы. Шәһәрнең тарихи үзәге 2010 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелә. Әлеге үзәк, күбесенчә, зур, ныгытылган Изге Сессилия соборыннан гыйбарәт. Ул 1282 һәм 1390 еллар аралыгында кирпичтән төзелгән һәм Ауропадагы иң эре төзелмәләрнең берсе булган. Шулай ук, Берби дип аталган католик епископлар (руханилар) сарае да шәһәрнең тарихи үзәгенә карый. Елга өстеннән калкып торган бу сарайда, нигездә, Анри де Тулуз-Лотрекка багышланган музей урнашкан.

Альбиның тарихы, бигрәк тә, Рим католик чиркәве карашларына каршы булган, христиан дини хәрәкәтләре (катаризм) белән билгеләнгән. Еретик – катарларның төп тезисларының берсе булып илаһи күзгә күренмәсне кешелек дөньясына, күзгә күренә торган дөньяга каршы кую торган. Катарлар фикеренчә, күзгә күренгән дөнья җәфа, үлемгә дучар булганга, артык игътибарга лаек түгел.

Катарларның еретик дөньяга карашының чәчәк аткан вакыты XII гасыр ахыры һәм XIV гасыр башына туры килә. Бу чорда Альби һәм аның янәшәсендәге җирләр, Окситанинең, Тулуза, Каркасон һәм Ажан кебек эре шәһәрләре белән бер рәттән, катарлар яшәгән төп җирлекләрнең дүрттән берен биләп торганнар. Нәкъ менә шушы урыннарда катар епископларының яшәү урыннары (резиденция) урнашкан булган.

Францияның көньягындагы католик епископлары 1208 елда Альби шәһәреннән ерак булмаган Ломбер шәһәрендә “ альбигойчыларга каршы тәре явы” игълан итеп утырыш уздыралар. Бу – хөкем сөрә торган диннең кагыйдәләренә каршы килгән дини тәгълиматкә (ересь) карата яу була. Альбидагы Изге Сессилия соборы һәм епископлар сарае, католиклар тарафыннан, шул каршы килүче катарлар белән көрәш билгесе буларак төзелә.

 

 

 

Анри де Тулуз-Лотрек

 

Танылган Француз игъланчысы, пост-импрессионизм юнәлеше рәссамы Анри де Тулуз-Лотрек 1864 елда Альбида туа һәм Бордо шәһәреннән ерак булмаган җирдә 1901 елда үлә. Ул – Тулуза графларының турыдан-туры буын башы булган аксөякләр гаиләсеннән. Яшьүсмер чагында аякларының үсешен туктаткан бик җитди сөяк авыруын кичерә. Нәтиҗәдә аның буе 1,52 метрдан артмаган.

Бу рәссамның тормышы, нигездә, Парижда уза. Нәкъ менә шунда ул Париж кабареларының (сәхнәле ресторан) һәм биючеләренең танылган игъланнарын ясый. Анри де Тулуз-Лотрек үзенең физик кимчелегенә үч итепме тәртипсез һәм азгын тормыш рәвеше алып бара. Ул эчкечелек һәм сифилис аркасында 37 яшендә вафат була.

Төрле фаразларга карамастан ул беркайчан да туганнары тарафыннан кире кагылмый. Әнисе, дуслары, рәссамның үлеменнән соң, Альбидагы Берби сараенда Анри де Тулуз-Лотрек иҗатына багышланган музей булдыру өчен кирәкле сәнгать әсәрләрен һәм матди чараларны бүлеп бирәләр.

Гомеренең кыска булуына карамастан Анри де Тулуз-Лотрек үзеннән соң бихисап иҗади мирас калдырган: 737 картина, 275 акварель белән ясалган рәсем, 369 литография (шул исәптән игъланнар да) һәм якынча 5000 рәсем.

 

Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

 

 

 

Өч фотосурәттә Анри де Тулуз-Лотрек күрсәтелгән

 

 

Анри де Тулуз-Лотрек сурәтләнгән фотосурәтләр шулай ук игъланнар һәм картиналар wikipedia/toulouse-lautrec адресыннан алынды.

 

Текст авторлары Жан Потье һәм Инера Сәфәргалиева,

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе.

 

© 2024 caravanarba.org. Барлык хокуклар да якланган.
Joomla! - GNU General Public License. лицензиясе буенча таратыла торган ирекле программа