Телләрне алыштыру

 

(Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә сәяхәт)

 

Татарлар турында гадәттә монгол чорына бәйләп язалар, ләкин аларның дәүләтчелеге күпкә борынгырак. Татарлар – борынгы төрки халык, аларның этник
бабалары (хунну, һуннар) кытай хроникаларында б.э.га кадәр III гасырда ук искә алыналар.
Хунну халкы Кытайдан төньяктагы далаларны биләп яшәгән. Татарларның этник бабалары төркиләрнең Кытай империясе белән бәйләнешендә мөһим роль
уйнаганнар.
Бу татар-төрки һәм кытай халыкларының мәдәниятләрендә эз калдырмый үтмәгән. Балачакта, татар музыкасын тыңлаган вакытта, мин аның берникадәр
кытай көйләренә ошаганлыгына гаҗәпләнә торган идем.
Татар, монгол, кытай, төрки халыкларның үзенчәлекле мәдәниятләре арасында башка охшашлыкларны мин аларның милли ашларында, милли
киемнәрендә, милли бизәкләрендә, милли символикаларында очратам. Кемнең кемнән алганы монда мөһим түгел. Минем өчен татар халкы мәдәниятенең
гүзәллеген, борынгылыгын күрә белү әһәмиятле.

                                                                                   

  Видеоны карау өчен “тычкан” белән аңа чиртегез

 

                                                   

 

 Инера Сәфәргалиева тексты hәм видео

 

 

 

 

 

 

 

© 2024 caravanarba.org. Барлык хокуклар да якланган.
Joomla! - GNU General Public License. лицензиясе буенча таратыла торган ирекле программа