Телләрне алыштыру

 

unesco  Гаварни циркы Переней тауларында Югары Перенейлар дип аталучы француз өлкәсендә урнашкан. Табигый бу амфитеатр, барлыкка килүе бозлык чоры вакытында тау токымнарының юылуы белән бәйле булган, ярымтүгәрәк булып урнашкан текә кыялар тезмәсен тәшкил итә. Циркның әйләнәсе 6 чакрымга, кыяларның биеклеге – 1500 метрдан артыгракка, - тау башлары биеклегек – 3000 метрга җитә. Гаварни уртасыннан 422 м биеклектәге билгеле шарлавык агып төшә. Башка вак шарлавыклар белән чагыштырган вакытта, ул – елның бер фасылында да, үз эшчәнлеген туктатмый. Переней тауларындагы табигый тыюлыкта урнашкан гүзәл бу манзараны, андагы кабатланмас хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклап калу өчен, Гаварни циркы 1997 елны ЮНЕСКОның Бөтеньдөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Кешелекнең бу хәзинәсенә бару юлы шул ук Гаварни исемен йөрткән авылдан башлана. Цирка илтә торган яхшы юлны бер якка бер сәгать эчендә үтеп була, шул исәптән, өлкәннәр һәм балаларга да. Җәяүле сәяхәтләрен җиңеләйтергә теләүчеләргә йөк хайваннары тәкъдим итүче түләүле хезмәт күрсәтү дә каралган.

Гаварниның мәһабәт манзарасына барып җиткәч, табигатьнең гүзәл бу почмагына сокланып йөргәндә, кайбер туристлар үзләренә кайбер тормыш шатлыкларына да юл куялар, мәсәлән, табигый бу амфитеатрның каршында гына урнашкан кафега кереп, туңдырма яки суытылган берәр эчемлектән авыз итеп чыгалар. Ә сәяхәттән кайткан вакытта, авылга җиткәнче бу урыннарда бер дә кыйммәт булмаган сырны нигә сатып алмаска?

Безнең фоторәсемнәр белән, сез дә мондый сәяхәт эшли аласыз дип әметләнәбез.

 

                                                                   Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

 

 

Инера Сафаргалиева

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе

 

© 2024 caravanarba.org. Барлык хокуклар да якланган.
Joomla! - GNU General Public License. лицензиясе буенча таратыла торган ирекле программа