Принтерга

 

Татарстандагы хәзерге Болгар шәһәрчеге Идел буенда, Казаннан 120 чакрым түбәндәрәк урнашкан. Ул үзенең федераль дәрәҗәдәге тарихи-мәдәни мирасларның берсе – Болгар шәһәрлеге белән билгеле кала.

Болгар шәһәре X-XI гасырларда Көнчыгыш Европаның иң зур иртә-феодал дәүләтләренең берсе - Идел Булгариясенең башкаласы булган. Аннан соң, XII-XIV гасырларда, Алтын Урданың (Җучи олысының) беренче башкаласы булып торган. Бату хан, Бәркә (Чыңгызханның оныгы – редактор искәрмәсе) заманнарында, 1240-50-че елларда, монда бу илнең беренче тәңкә акчалары сугылган.

Көнбатыш Европаның стратегик һәм сәүдә ягыннан иң мөһим урыннарның берсендә, Иделгә Кама койган урында урнашкан Болгар шәһәре үзенең барлыкка килгән көннәреннән үк Идел буе халыклары һәм бар Көнбатыш Европа тарихында сизелерлек роль уйный. Нәкъ менә монда, 922 елны Идел болгарлары – хәзерге татарларның бабалары, рәсми дәүләт дине итеп үз ирекләре белән ислам кабул итәләр.

Идел Булгариясе дөньяда үзенең мәгъмурияты, сәүдәсе, сәнәгать эшчәнлеге, фән һәм әдәбияты белән данлыклы булган шәһәрләр дәүләте буларак танылу ала. Монда металл эшкәртү, зәргәрчелек, күн эшкәртү, чүлмәк эшләү һәм башка һөнәрчелекләр, авыл хуҗалыгы, терлекчелек зур үсеш ала. Алар куәтле эчке һәм тышкы сәүдә белән бергә бу илнең күптармаклы икътисадын барлыкка китергәннәр.

 

(Бизәнү әйберләре: алтын куелмалар, көмеш йөзекләр, http://www.bolgar.info)


Болгарда эшләнгән күп кенә әйберләр чит илләргә дә күпләп чыгарылганнар. Яхшы эшкәртелгән күн бүгенге көнгә кадәр төрки халыкларда “болгари” буларак билгеле. Металл эшкәртүдәге казанышларның югарылыгы турында шуны гына да әйтергә була: Европада беренче булып болгарлар чуен коя башлаганнар.

 Болгар үзенең уңайлы географик урыны аркасында халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Монда Ага-Базар исемле зур базар эшли, анда бар Иске дөньяның сәүдәгәрләре дә сәүдә итә, мәһабәт Хан сарае, Җәмигъ мәчет биналары шәһәргә күркәмлек биреп калкынып тора. Шәһәрдә галимнәр фән белән шөгыльтәнә, шагыйрьләр иҗат итә. Кешелек мәдәнияте мирасы хәзинәләренә кертелгән “Йосыф Зөләйха кыйссасы”н язган шагыйрь Кол Галинең, тарихчы галим Якуб бине Ногманның, фәлсәфәче Хәмид әл-Болгариларның исемнәре тарихта сакланып калган. Зәргәрләрдә, металлдан һәм дә аеруча таштан эшләнгән әйберләрдә сакланып калган күп сандагы язулар, - бу ил халкында укымышлылыкның да киң таралуын күрсәтәләр.

Болгар халкының тыныч тормыштагы бу үсеше XII-XIII гасырлар аралыгында аеруча чәчәк ата, әммә бу үсеш монгол яулары белән өзелә. 1223 елны Чыңгызхан гаскәрләре, Урта Азияне буйсындырып, Кавказ таулары аша үтеп, кыпчак далаларына килеп чыгалар. Калка елгасы янында орыш була, бу орышта берләштерелгән рус-кыпчак гаскәрләре 1223 елның маенда тар-мар ителә.

 

Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

 

 

Бу орыштан соң монгол гаскәрләре болгар җирләре аша көнчыгышка юнәләләр. Идел болгарлары бу очрашуга ныклап әзерләнәләр. Алар махсус фортификация корылмалары төзиләр, дошманны шунда алдап кертеп, алга таба һөҗүменнәрен туктатырга мәҗбүр итәләр. Монголларның бу җиңелүе, 1221 елгы Первана янындагы җиңелү белән бергә, монгол армиясенең яулап алу чорындагы уңышлары арасында искәрмә булып тора. Монголлар бу җиңелү белән килешергә теләмәгәннәр, - 1229 елны болгарлар һәм кыпчаклар Җаек (Урал) елгасы буенда тар-мар ителгәннәр.

1232 елны монголлар Җүкәт елгасының Камага койган урынына кадәр килеп җитәләр. 1236 елны монгол армиясе бар Идел-Кама Болгариясен туздыра. 1239 елны монголлар Идел Болгариясенә икенче тапкыр бәреп керәләр һәм аны яулап алалар. 1240 елны, ике ихтилалдан соң, Идел Болгариясе җирләре Алтын Урдага кушыла. Аннан соң да әле төрле чуалышлар булып тора һәм монголларга баш ияргә теләмәгән болгарларны берничә тапкыр буйсындырырга туры килә.

Болгар Алтын Урданың башкалаларының берсе булып киткәч, XIV гасыр урталарына үз үсешенең икенче тапкыр чәчәк атуын кичерә. Рус ельязмалары аны Бөек Болгар, ә шәрык чыганаклары - “Алтын тәхет” дип атыйлар. XIV гасырның 60-чы елларында шәһәр җир өелмәсе һәм ныклы имән диварлар белән уратып алынган була. Аның халкы 50 меңнән дә артык китә, ул Европаның иң зур шәһәрләренең берсенә әйләнә.

Болгар тикшерүчеләрнең ныклы игътибарын һәрвакыт үзенә тартып торган. Мәсәлән, Петр I-нең киң билгелелек алган Болгарда булуы мәгъмурият истәлекләрен саклау буенча Россиядә беренче фәрман чыгуга сәбәп була. 1722 елны, Азовны яулап алырга барган вакытта, Петр I ташландык иске шәһәргә игътибар итә, ул вакытта әле анда 70-ләп бина сакланып калган була. Ул бар бина һәм башка калдыкларны да тасвирлап язып калдырырга күрсәтмә бирә, Казан губернясы губернаторына аларны төзәтергә һәм сакларга кушып фәрман кабул итә. Тик аннан соңгы юньлелекне аңлап бетермәгән буыннар аның бу ихтыярын үтәп бетермиләр. Бүгенге көнгә Петр сокланган биналарның нибары алтысы гына сакланып калган.

 

Тик тарих киләчәк буыннарга шәфкатьлелек күрсәтеп, күп кенә тарихи истәлекләрне саклап алып калган. Хәзерге вакытта шәһәрнең сакланып калган өлеше, җиде чакрым озынлыктагы җир өелмәсе һәм чокыр белән уратып алынган зур гына шәһәрлек тәшкил итә, Җәмигъ мәчет, өч кәшәнә, Кече манара, Кара пулат, элек мунчалар булган Кызыл һәм Ак пулатлар кебек мәгъмурият һәйкәлләре бүгенге көнгә кадәр сакланып калганнар. Аларны карар өчен күпсанлы туристлар, борынгылыкны яраткан кешеләр, һәм дә, Болгарны, бу урынның ислам кабул иткән шәһәр буларак зиярәт кылыр өчен, мөселманнар да күпләп киләләр. Болгар, уникаль тарихи һәйкәл буларак, болгар цивилизациясе тарихын гына түгел, ә Россиядәге Исламның бар үткәнен дә тулысынча чагылдыра.

 

Нурсөя Шәйдуллина тексты.

 

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.

 

 

Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

 

 

 

 

Инера Сәфәргалиева фотосурәтләре.

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.