Принтерга

 

Мин безнең сайтта Татарстан Фәннәр академиясенең тарих Институты директоры Рафаэль Хәкимовның “Рух әверелешләре. Төрек-татар цивилизациясе мәсьәләләре буенча” исемле бик кызыклы китабыннан өзекләр урнаштырырга карар иттем.

Китаптан өзекләрне мин һәрвакытта да мантыйкка туры килгән эзлеклелеккә карамыйча, мозаика кебек чуар тәртиптә китерергә булдым. Чөнки кәгазь һәм интернет битләрдәге мәгълүматны үзләштерү үз максатлары һәм мөмкинлекләре буенча бер-береннән аерылып торалар.

Танышуны сезгә, игътибарга лаек бу китапның йомгаклау бүлегеннән башларга тәкъдим итәм, ә аның соңгы сүзләрен безнең сайтның төп шигарьләренең берсе дип атар идем. Ул шулай яңгырый: "”Тартария” дип аталган континентны яңадан ачар өчен дә - бер вакыт килер әле”. 

   (И. С.)Рух әверелешләре. Төрек-татар цивилизациясе мәсьәләләре буенча.                  

Рафаэль Хаким

II меңьеллык башында Евразиянең дала киңлекләрендә төрки һәм славян мәдәниятләре барлыкка килгән. Донда, Днепрда, Иделдә аларның юллары һәрвакыт киселешеп торган. Я бер як, я икенче як өскә чыккан. Һәрберсе үз хаклыгын якларга тырышкан. Уңыш я берсенә, я икенчеләренә елмайган.

Татарлар, Россия империясе кул астында калгач, берничә йөзьеллыкка тарихтан төшеп калганнар. Шуның да өстәвенә, аларга, ((И.С. искәрмәсе) үзләре турында, ничек итеп алар) үзләрен рус җирләренә хасланучы килмешәк кыргый залимнәр итеп күрсәтүче, бичара бер риваять тә алдап тагып куйганнар. Тарих фәне гади бер максатка хезмәт иткән: татарларны төшереп калдырырга, оныттырырга, Алтын Урдага кара ягарга, татарларны кимсетергә. Рус һәм көнбатыш тарих фәне, нигездә, татар-монгол басып алуларының дәһшәтләрен тасвирлый, ә бу бөек дәүләтнең (мөгаен, Алтын Урданың, ( И.С. искәрмәсе)) яңаны барлыкка китерү сыйфатында булуын әйтми калдыра. Нәтиҗәдә, руслар гына түгел, татарлар да, үзләренең үткәннәрен начар беләләр.

Рус тарих традициясе татарлар белән көрәшкә нигезләнгән. Чынбарлыкта исә, татарларның да, русларның да тарихлары Алтын Урдага барып тоташа. Кемгәдер бу ошыймы, юкмы, нәкъ менә Алтын Урда татарларның, русларның һәм күп кенә башка халыкларның тарихи ватаны булган. П.Н.Савицкий Гумилевка хатларының берсендә болай дип язган: «Русь үзен монгол-татарларның бик сәләтле “укучысы” итеп күрсәтә, һәм күп җәһәтләрдә үз “укытучылар”ын күпкә узып та китә ... Русьны бөтендөнья тарих сәхнәсенә, үз вакытында Русь өчен бөек монгол-татар “мәктәбенә” әйләнгән нәкъ менә шул “монгол золымы” китереп чыгарганын бары тик сукыр гына инкарь итәргә мөмкин. Хәзерге вакытта күзгә бәреп торган шул хакыйкатьне кире кагучы тарихчылар, бәлки үзләре дә аңлап бетермичә, монгол-татарлар турындагы XIII–XV гасырлардагы, аларны “түбән раса”, кыргый җанварлар кебек итеп исәпләгән күзаллаулардан чыгып фикер йөртәләр. Җанварларда нинди яхшылык булмак кирәк? Ә чынбарлыкта исә, Русь монгол-татарлардан яхшыны үзенә шактый алган. Шулар арасында милли һәм дини түзеп торулык гадәтләрен дә, - алардан алган. (кара: П.Н.Савицкийның Л.Н.Гумилевка хатларыннан. Гумилев “Черная легенда (Кара риваять), 478 бит).

Нәкъ менә Алтын Урда тарихында Россиянең дәүләт буларак бердәмлеге философиясе ята да инде. “Табигый чикләр” география белән түгел, ә дәүләтне берләштерә торган мәдәният белән билгеләнә.

XX гасыр, гәрчә бу гасырда бөек рус, һәм аның аркылы Европа мәдәнияте белән танышу татарларга гаять зур адым булса да, татарлар өчен, күпчелек яктан - югалтылган гасыр булды. XX гасырны Россия белән үтеп, без яңадан юл башына барып чыктык. Меңьеллык ахырында руслар һәм татарлар, тарихны үзләренә яңадан ачкандагы кебек, - һаман да шул элеккеге сызыкта. Башланып киткән меңьеллык зур сынаулар да алып килә, ул сынаулар алдында төрле цивилизация вәкилләренә тырышлыкларын берләштерерүдә дә - мәгънә бар.

Бүгенге көндә Татарстан белән Россия сайлап алу алдында яңадан торып калдылар. Тарихи бу бәхәснең ни белән бетәчәген әйтүе кыен! Мөмкинлекләр тигез түгел, ләкин һәрберсенең дә шансы бар. Лев Аннинский язганча, «һәр яңалык искелек эчендә өлгерә һәм, искелекне каргап, аның роленә үзе килеп утырганчы аңа килеп төртелә. Урда һәм Русь евроазиялек өстенлеге өчен көрәшәләр, һәм дә ахыр чиктә, урда токымы кешесе - Мәскәүнең иң яхшы таҗ йөртүче администраторы булып килеп чыга”. (кара: Храмом — по библиотеке?! // «Родина». № 2, 1998). Вакыт үзе хөкемен чыгарыр, ә хәзергә, Мәскәү һәм Казан интеллектуаллары һәрберсе дә бу ил киләчәгенең үз күрүләрен эшләп чыгарырга тырышалар.

X гасырда Лейф Эриксон җитәкчелегендәге викинглар Төньяк Америкада булганнар һәм бу сәяхәтне тасвирлап калдырганнар. Колумб Американы яңадан ачкан, аның бу континетның төньяк өлешенең XV гасырның беренче яртысында швейцар монахы эшләгән хәритәсе булган. “”Тартария” дип аталган континентны яңадан ачар өчен дә - бер вакыт килер әле”.

 

Әлфир Гафуров тәрҗемәсе.