Принтерга

 

Францияның Көньяк Пиреней регионында (Сан-Жирон, Сан-Годас шәһәрләре) 5 – 10 августта узган, һәр ел үткәрелә торган, дөнья халыклары җыр, бию һәм көе фальклоры фестивале «RITE 2013» афишасында Татарстаннан килгән «Казан» җыр һәм бию ансамбле эмблемасы булды.

Әлеге сайлау үзен иң яхшы яктан аклады дип әйтергә бер дә курыкмыйм.

Биючеләр, җырчылар, музыкантларның югары һөнәри осталыгы, матур, якты милли киемнәре француз тамашачыларында бик көчле тәэсир калдырды.

Труппаның репертуары 50 % татар һәм 50 % рус җыр-биюләреннән торды.

Гомумән алганда, әлеге репертуарның русча өлеше, Францияда бик танылган Рус Армиясы җыр һәм бию ансамбле чыгышларыннын, французларга бераз билгеле булса да татар фольклоры әле таныш түгел иде.

Шунлыктан французлар өчен ялкынлы, күңелле татар биюләре чын ачыш булды. Ә инде Гөлшат Имамиева башкаруындыгы тибет, кытай, япон моңнарына аваздаш пентатик (биш тонлы) татар көйләре аларда татар мәдәниятына ихлас кызыксыну уятты.

Сан-Годас шәһәренең мәдәният Үзәге залында узган тамашаның ахырында Татарстан артистларын аягүрә басып алкышладылар. Табигать шартлары, кабул итүчеләр ягыннан техник оештыруларның бик үк яхшы булмавына карамастан (сәхнә һәм залның начар яктыртылышы, җитәрлек дәрәҗәдә микрофоннарның булмавы) Татарстаннан килгән «Казан» җыр һәм бию ансамбле бик зур уңыш казанды.

Кайбер тамашачыларның фикерләре:

Раймонд С.: «Татар ансамбленың чыгышлары искиткеч, мин күпләргә карарга тәкъдим итәр идем! Чөнки фольклор Францияда алай ук танылган түгел, аны шулай татар артистлары йөзендә күрсәтү күпләрне битараф калдырмас. Шундый сәнгать һәм сыйфат өчен БРАВО»

Рене О. «Мондый чыгыш истә кала! Мин Казан ансамбле хакындагы тәэсирне озакка саклармын»

Жозет и Жерар Д.: «Ансамбль бездә сокландыргыч тәэсир калдырды. Шундый дәрәҗәдәге тамашаны карарга мөмкинлек биргән өчен Сан – Годас шәһәре идарәсенә рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Тамаша һәм Гөлшат Имамиеваның могҗизалы тавышы бик ошады!»

Жанин С.: «Татар артистларының бик яхшы, искиткеч чыгышларын озакка исемдә калдырырмын!»

 

Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компмьютерның тычканы белән басыгыз

 

 

Инера Сәфәргалиева текст hәм фотосурәтләре,

Ләйсән Карамова тәрҗемәсе.