Принтерга

 

Зилант – таҗ кигезелгән аждаһа, Казан шәһәре туграсында урнаштылган рәсми символ. Фантастик бу җан иясе Казанның рәсми туграсы итеп 2004-че елны кабул ителгән. Ул, элек, Россия империясе вакытында, Казан губерниясенең рәсми туграсы булып 145 ел буе (1781-1926) кулланылган. Икенче версия буенча, бу символ 1730-чы елдан башлап ук рәсми тугра булган дип күрсәтелә, ягъни, бу версия буенча, Зилант -187 ел буе (1730-1917) Казан вилаятенең рәсми туграсы. Совет хакимияте урнашкач, шәһәр һәм өлкәләргә рәсми тугралар куллану тыелган. Зилант үз исемен татар телендәге елан-җылан сүзеннән алган. Риваятьләрдә сөйләнүенчә, бу – Казан шәһәренә нигез салу белән бәйле. Ә Казан шәһәре, бу риваятьләрдә аңлатылуынча, элек канатлы елан яшәгән урында нигезләнгән булган.

Гади кешеләрнең кайберләре, Зилантның югары мәгънә йөрткән билге булуына да карамастан, аны, тышкы кыяфәтенә карап, гади бер әтәчкә дә ошаталар. Аның аяклары һәм башына кигезеп куелган таҗы, – чынлап та, әтәч аяклары һәм аның кикриген хәтерләтә. Шулай да, бу образ – бик күркәм күренә. Ә аның башындагы алтын таҗ, рәсми трактовка буенча, мифик бу затның, - зур үсешкә ирешкәнен аңлата. Ә Зилант төшерелгән калкан өстенә урнаштырылган затлы ташлар һәм кеш тиресе белән бизәлгән Казан бүреге исә, хәзерге, һәм шул ук вакытта элеккеге дә, татар җирләре, дәүләтләренең шөһрәте символы булып тора.

 

 dragon cplt 070

Википедия: Казан туграсы.

 

1552-че елны Казан ханлыгы яулап алынып, Мәсәү кенәзлегенә кушылгач, Явыз Иван Казан бүреген Мәскәүгә алып китә. Хәзерге вакытта ул Мәскәү Кремлендә саклана. Кайберәүләр, Алтын Урда һәм Казан ханнарын тәхеткә утырту өчен кулланыла торган бу патшалар баш киемен, алтын Мономах бүрегенең туры прототибы булган дип исәплиләр. Очлы башлы итеп эшләнгән ул Мономах бүреге дә, шулай ук, Мәскәү Кремлендә саклана, ул Россия патшаларының хакимият билгесе булган.

 

dragon cplt 100         dragon cplt 060

Википедия: 1 фоторәсем- Казан бүреге; 2 фоторәсем – Мономах бүреге.

 

Кайбер чыганаклар күрсәтүе буенча, Мономах бүреген, рус кенәзләренә үзенең шәфәгать күрсәтүе (покровительство) һәм Мәскәү – Алтын Урда сәяси берлеге төзелү билгесе итеп, Алтын Урданың иң шәүкәтле ханнарының берсе булган Үзбәк хан бүләк иткән. Ә бу исә, Мәскәүнең XIV гасыр башында сәяси яктан күтәрелә башлавы билгесе итеп бәяләнгән ...

Советлар Союзы таркалып, Татарстан үзенең дәүләт суверенитетын игълан иткәч, бу республиканың дәүләтчелек символикасында да үзбилгеләнү зарурлыгы мәсьәләсе килеп туды. Зилантны Татарстан туграсында күрсәтеп, аны республика символы итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр дә булды. Дәлилләр итеп 1781-че елны Екатерина II раслаган тарихи Казан туграсы, шул ук вакытта, 1856-чы елны Александр II патша раслаган икенче тугра да китерелде. Тагын бер дәлил итеп татарларның ата-бабаларының аждаһа сурәтен көндәлек һәм, шул ук вакытта, сәяси тормышта да, кулланган булулары да күрсәтелде. Бу символ тарафдарлары фикерләре арасында, XVIII гасыр голланд географы Карл Аллард хезмәтләрендә Татар патшалыгы байрагында аждаһа сурәтләнгән булган дип раслау факты да була.

                      dragon cplt 140            dragon cplt 080      dragon cplt 130

Википедия: 1 фоторәсемдә - 1781 ел туграсы; 2 фоторәсемдә - 1856 ел туграсы;
3 фоторәсемдә - Карл Аллард версиясе буенча татар патшалыгы байрагы.

Бу тәкъдимнең оппонентлары, үз чиратында, татарларның ата-бабаларының аждаһаны үз сиволлары итеп куллану фактын шик астына алдылар. Каршы дәлилләрнең, шул ук вакытта, берсе: төрле рептилияләр, алар арасында елан һәм аждаһалар да, татар риваятьләре, әкиятләрендә, татар халык авыз иҗатында - тискәре мәгънә йөртүләре иде. Аннан тыш, бу мәхлүклар күп кешеләрде чиркану һәм курку хисләре дә тудыра ... Нәтиҗәдә, озак бәхәсләрдән соң, республика символы итеп аждаһа Зилант түгел, ә ак барс сайлап алынды.

 dragon cplt 040

 Википедия: Ак барс сурәте төшерелгән Татарстан туграсы.

 

Әммә, 2000-че еллар башларында, Казан интеллектуал даирәләрендә Зилант символына яңадан кире кайттылар. Яңадан традицияләрне дәвам итү кирәклеге турындагы фикерләр яңгырады, аерым алганда, тарихи татар ханлыгы җирләрендә бу мифик җан иясе төшерелгән әйберләрнең табылуы турында да.

      dragon cplt 120       dragon cplt 110        dragon cplt 090

Татарлар тарихы, III том: 1 һәм 2 фоторәсемнәрдә: аждаһа сурәте төшерелгән аел һәм билбау куелмасы. Җучи олысы (Алтын Урда) XIII һәм XIV гасырлар;
Википедия: 3 фоторәсем: Явыз Иван мөһеренең бер өлеше.

Кайбер белгечләр, бу символ элек Казан ханлыгы мөһерләрендә дә кулланылган дип раслыйлар (тик моны раслаучы бер генә документ та сакланмаган). Казанны яулагач, Явыз Иван бу символны дәүләт эш кәгазьләрен алып бару символикасына керткән дип исәплиләр. Шул вакытлардан Россия империясенең Казан крае мөһерендә аждаһа символы кулланыла башлаган. Мәсәлән, тикшерүчеләр раславы буенча, Европага бик таныш, ә Россия өчен бөтенләй хас булмаган мондый аждаһа сурәте - чит ил илчеләрен гаҗәпкә калдыра торган булган ...

Хәзерге татар тарихчысы Р. Хәкимов татарлардагы күп кенә әйберләр аларның борынгы бабалары – күчмә халыклар булган көнбатыш һуннардан ук килә дип исәпли. Аларның, Кытай тарих язып баручысы Сыма-Цянь язмалары күрсәтүе буенча, Кытайда үз династияләре булган, ә бу халык вәкилләре бу илнең, һәрхәлдә, Тан чорында (б.э.ның Х гасыры), - императорлары булып торганнар. Галим раславынча, аждаһа символы татарларның ата-бабаларына Кытайдан кергән дә инде. Антрополог-галим А. Бояров фикеренчә, татарларның тагын бер бабалары – сарматлар. Алар, эзлекле рәвештә, бер яктан дала арий цивилизациясе белән бәйле булганнар, ә икенче яктан, – көнбатыш иранлылар (фарсылар) белән. Фарсыларның, борынгы Иран дөньясында кабул ителгән традицияләре буенча, шулай ук канатлы аждаһа ясау йолалары булган. Билгеле тюрколог Лев Гумилев, үз чиратында, хәзерге татарлар этногенезының бер өлеше булган борынгы төркиләрдә, аждаһа - саклаучы тотем булып исәпләнгән дип раслый.

 

dragon cplt 010             dragon cplt 030            dragon cplt 020

Википедия: Казан вилаятенең өяз шәһәрләре: Тәтеш, Мамадыш, Чистайның – 1781-че елдагы тугралары.

Аждаһа символы, хәзинә табар өчен үтәргә тиешле ниндидер сынау үтү, шул ук вакытта, үлемсезлек, бәрәкәт, гыйлем эстәү, кодрәт, акыл, көч-куәт һәм бакыйлык төшенчәләре белән бәйле. Бу символ Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, соңгы Европа мәдәниятендә, күренгәненчә, татарларның ата-бабалары арасында да, - шактый киң файдаланылган. Нәтиҗәдә, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, тел белгечләре, археологларның зур хезмәт куюлары аркасында, 2004-че елда, Зилант барыбер раслану алды, тик Татарстан туграсында түгел, - ә Татарстанның башкаласы - Казан шәһәре туграсында.

 

.

Фоторәсемне зурайту өчен, аңа компьютерның тычканы белән басыгыз.

 

 

Әлфир Гафуров һәм Инера Сәфәргалиева.

Инера Сәфәргалиева фотосурәтләре.